Dependency Tree

Universal Dependencies - Tatar - NMCTT

LanguageTatar
ProjectNMCTT
Corpus Parttest
AnnotationTaguchi, Chihiro

Select a sentence

Showing 101 - 200 of 148 • previous

s-101 Барлык язмаларымны да бастырып килдегез.
s-102 Бик зур рәхмәт сезгә!
s-103 Хәл итү җиңел бирелә.
s-104 Ул журналның туган телебез сагында торуын ассызыклады.
s-105 Кичәне «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтә.
s-106 «Казан утлары» журналының алга таба да әдәби мирасны халыкка җиткерүен, әдәбият, журнал һәм укучы чылбырының өзелмәвен теләде.
s-107 Марат Əхмәтов «Казан утлары» журналына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
s-108 Котлауларны журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кабул итеп алды.
s-109 Кичә «Казан утлары» журналы тарихы аша татар әдәбияты тарихын күз алдыннан үткәрә.
s-110 Быел Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә юлларны төзекләндерүгә 1 млрд 955 млн сум акча сарыф итәргә ниятлиләр.
s-111 Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев сөйләде.
s-112 Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
s-113 «Безнең бурыч - планлаштырылган эшләрне нәтиҗәле башкару.
s-114 Халыкның бу эшне аңлап кабул итүләрен сорыйм.
s-115 Без проект якынча 2 миллиард сум тәшкил итә.
s-116 Шуңа да карамастан, шәһәр һәм районда ремонт таләп итә торган автоюллар күләме бик зур кала бирә һәм шикаятьләр күп килә.
s-117 Әлбәттә, бер ел эчендә барысын да эшләп бетерү мөмкин түгел.
s-118 Шәһәр җирлегенә генә дә 15 миллиард тирәсе акча кирәк», - диде Рамил Муллин.
s-119 Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллинның ТР Президентына шәхси мөрәҗәгате нәтиҗәсендә, Түбән Камага бер миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
s-120 Автомобиль юлларының асфальт - бетон катламын ремонтлау 100 миллион сумга башкарылачак.
s-121 Түбән Кама районының торак пунктларында «Юл - урам челтәрен норматив хәлгә китерү» программасы буенча 50 миллион сумлык эшләр планлаштырылган, моңа Борок, Югары Чаллы, Актүбә, Сухрау, Каенлы, Олы Афанас авыллары керә.
s-122 Чистай - Түбән Кама автоюлының Ширәмәт авылы янындагы өлешен 120 миллион сумга ремонтлау планлаштырылган.
s-123 Чокырларны ямау, бордюрлар кую, Кама Аланында җәяүлеләр юлларын төзү өчен, 57 миллион сумлык чыгым тотыла.
s-124 Автомобиль юлларына агымдагы ремонт һәм шәһәрнең магистраль автомобиль юлларын төзекләндерү 17 миллион сумга төшәчәк.
s-125 Шәһәр һәм авыл территорияләрен чистартуга 10 мең тирәсе кеше чыкты.
s-126 Бу хакта Әлмәт районы башлыгы телеграм - каналда хәбәр итте.
s-127 Җыештыруда муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, волонтерлар, мәктәп укучылары, идарәче компанияләр, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре катнашты.
s-128 Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
s-129 Барлык территорияләрдә дә эш кайнады, музыка яңгырады, кыр кухнясы кайнар аш белән тәэмин итте.
s-130 Өмә барышында үзбушаткычлар һәм төягечләр җәлеп ителде, чүп-чар җыю һәм чыгару оештырылды, юл буйлары тәртипкә китерелде, чүп үләннәре бетерелде, коры ботаклар киселде.
s-131 Административ характердагы барлык гамәлләрне кулланырга кирәк.
s-132 Сыйфатсыз су өчен кире исәпләүләр үткәрергә кирәк дисәгез, ясагыз.
s-133 Беркем дә каршы килми.
s-134 Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатлы, билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш», диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.
s-135 Гади сүз белән әйткәндә суда тутык бар.
s-136 Без вазифаи затларны чакыртып сөйләшүләр үткәрдек.
s-137 Соңыннан прокуратурага Чаллы су каналы һәм идарә итүче компанияләренә планнан тыш тикшерүләр белән чыгуларын сорадык», диде Илгизәр Бариев.
s-138 «Сез күзәтчелек органы, бары үз вәкаләтләрегезне куллануыгызны үтенәм.
s-139 Чаллы су каналы һәм йортларны кайнар су белән тәэмин итүче оешмалар үз хезмәтләре өчен шәһәрдә яшәүчеләрдән акча ала.
s-140 Бәлки, ике төрлесен дә күрсәтеп, комбинация ясау кирәктер.
s-141 Очрашуда татар яшьләре бердәм продюсерлык үзәген булдыру, күп кенә шрифтларга татар хәрефләрен кертү, яңа опера кую һәм башка мәсьәләләрне күтәрә.
s-142 Очрашуда Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнаша.
s-143 Аның сүзләренчә, заманча яшьләргә шәһәр тормышының әхлагына күнегү җиңел бирелми, әмма оптимизм һәм милли кыйммәтләр өстен чыга.
s-144 Ул мюзиклны төшерү турында килешү төзелгәнен, хәзер матди яктан ярдәм кирәклеген әйтте.
s-145 Альберт Ризванов сүзләренә караганда, аларны башка илләргә сәяхәт итүчеләр алып кайтырга мөмкин.
s-146 20 медаль һәм бер орденны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды.
s-147 III дәрәҗәдәге Мәрҗани ордены белән республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүләкләнде.
s-148 «Бердәмлек» медален Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаевага, Казанның 7нче сырхауханәсенең бүлек мөдире, табиб - неврологы Гөлназ Гайнетдиновага тапшырдылар.

Text viewDownload CoNNL-U