tt-nmctt-test
Universal Dependencies - Tatar - NMCTT
Language | Tatar |
---|
Project | NMCTT |
---|
Corpus Part | test |
---|
View options
Tags:
Javascript seems to be turned off, or there was a communication error. Turn on Javascript for more display options.
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
Бу фикерен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгышыннан соң әйтте. «Укытучыларны тотып калу өчен иң беренче укытучыга, гомумән, мәгариф системасына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Бу мөнәсәбәт ул Хөкүмәт, Президент тарафыннан бик яхшы. Дәүләт дәрәҗәсендә борчылып сөйлиләр, ә менә халык, массакүләм мәгълүмат чаралары, башка оешмалар тарафыннан әгәр аларга яхшы караш булмаса, ул бик катлаулы», — диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә. Министр сүзләренчә, быел укырга керүчеләрнең исемлеген карасаң, күп кенә педагогик белгечлекләргә чит телләр дә керә. «Математика һәм чит тел, тарих һәм чит тел буенча белем алган белгечләр мәктәпләргә кирәк, алар төпләнеп калыр дип өметләнәбез», — дип белдерде ул. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов телсез халыкның милләтен дә югалта алуы турында кисәтте. «Милләтебезне телебез белән турыдан-туры бәйлим, чөнки телсез халык акрынлап милләтен дә югалтырга мөмкин. Республикабызда туган телнең торышы мактанырлык булмаса да, безгә аңлашырга мөмкинлек бирде. Безнең күп төрле җәмәгать оешмалары, матбугат чаралары, сәнгать учреждениеләре белән уртак проектлар гамәлдә. Алар халкыбызның туган телебезгә рухи ихтыяҗын үстерү мәсьәләсендә безгә хәйран булышыр дип өметләнәм.
Download XML • Download text
• Sentence view • Dependency trees