Dependency Tree

Universal Dependencies - Tatar - NMCTT

LanguageTatar
ProjectNMCTT
Corpus Parttest

Select a sentence

Showing 2 - 101 of 148 • previousnext

s-2 Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Курск өлкәсе хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусын караганда әйтте.
s-3 «Курскта яшәүчеләр дә, бөтен ил халкының да ковидтан саклануның төп юлы вакцинация икәнен аңлаулары бик мөһим», дип китерелә Мишустин сүзләре ил Хөкүмәтенең телеграм-каналында.
s-4 Премьер сүзләренчә, Курск өлкәсе тулысынча препаратлар белән тәэмин ителгән һәм вакцинация кампаниясен уздыру өчен бернинди каршылыклар да юк.
s-5 Хәзер кешеләрне ничек җәлеп итү һәм аңлату эшләрен ничек алып бару мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
s-6 Россия президенты Владимир Путин күп тапкыр Covid-19дан вакцина ясарга чакырды.
s-7 Дәүләт башлыгы процедураның мөһимлеген ассызыклый һәм Россиянең барлык вакциналарының куркынычсыз һәм ышанычлы булуын билгеләп үтә.
s-8 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда эпидемия вазгыяте начарлану сәбәпле, ковидка каршы чаралар катгыйланды.
s-9 Яңа чикләүләр 11 октябрьдә гамәлгә кертеләчәк.
s-10 Төмән китапханәсендә татар язучылары һәм фәнни эшлеклеләренең өлкә хөкүмәте ярдәме белән чыгарылган китапларын тәкъдим иттеләр.
s-11 Яңа китаплар арасында себер татары шагыйрәсе һәм фольклорчысы Клара Кучковскаяның «Туганнар» хикәяләр җыентыгы, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Төмән фәнни үзәге Төньякны үзләштерү проблемалары институты өлкән фәнни хезмәткәре Гөлсифа Бакиеваның «Бөек Ватан сугышы геройлары» белешмәсе, «Төмән өлкәсендә мөселман берләшмәләре һәм мәдәни объектлары» дигән иллюстрацияләнгән белешмә бар, соңгысы фән эшлеклеләре, журналистлар, мөселман руханилары вәкилләренең озак вакытлы эше нәтиҗәсе булып тора.
s-12 Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән өлкәсенең мөселман дини берләшмәләре турында белешмәлек чыгаруга көч куйган редакция коллегиясе әгъзаларына рәхмәт белдерде.
s-13 Мөфти шулай ук мәгърифәтчелек характерындагы уртак чаралар уздырганда дини кагыйдәләрне үтәүнең кирәклеге турында искәртте.
s-14 «Мөселман берләшмәләре һәм Төмән өлкәсендә дини объектлар» белешмәлеге турында «Төмән өлкәсе мөселманнарының өч үзәкләштерелгән дини оешмасы катнашында чыгарылган уникаль басмада Көнбатыш Себернең көньягында ислам таралышының тәфсилле тарихы бәян ителгән, төбәктәге һәрбер мөселман мәхәлләсе турында мәгълүмат бирелгән.
s-15 Эчтәлек шулай ук мөселман дини структуралары эшчәнлегенең тасвирламасын да үз эченә ала.
s-16 Белешмәлекне Төмән өлкәсендә дини вәзгыятьне өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләргә ислам объектларында эшләүчеләр куллана ала.
s-17 Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укытучыларны мәктәпләрдә тотып калу өчен, халык тарафыннан яхшы мөнәсәбәт кирәк.
s-18 Бу фикерен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгышыннан соң әйтте.
s-19 «Укытучыларны тотып калу өчен иң беренче укытучыга, гомумән, мәгариф системасына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.
s-20 Бу мөнәсәбәт ул Хөкүмәт, Президент тарафыннан бик яхшы.
s-21 Дәүләт дәрәҗәсендә борчылып сөйлиләр, ә менә халык, массакүләм мәгълүмат чаралары, башка оешмалар тарафыннан әгәр аларга яхшы караш булмаса, ул бик катлаулы», диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.
s-22 Министр сүзләренчә, быел укырга керүчеләрнең исемлеген карасаң, күп кенә педагогик белгечлекләргә чит телләр дә керә.
s-23 «Математика һәм чит тел, тарих һәм чит тел буенча белем алган белгечләр мәктәпләргә кирәк, алар төпләнеп калыр дип өметләнәбез», дип белдерде ул.
s-24 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов телсез халыкның милләтен дә югалта алуы турында кисәтте.
s-25 «Милләтебезне телебез белән турыдан-туры бәйлим, чөнки телсез халык акрынлап милләтен дә югалтырга мөмкин.
s-26 Республикабызда туган телнең торышы мактанырлык булмаса да, безгә аңлашырга мөмкинлек бирде.
s-27 Безнең күп төрле җәмәгать оешмалары, матбугат чаралары, сәнгать учреждениеләре белән уртак проектлар гамәлдә.
s-28 Алар халкыбызның туган телебезгә рухи ихтыяҗын үстерү мәсьәләсендә безгә хәйран булышыр дип өметләнәм.
s-29 Президентыбызга рәхмәт, һәр мөрәҗәгать яклау табып килә», диде.
s-30 Ә милләтле халык телле булырга тиеш.
s-31 Татар теле ул дәүләтле, дәүләте булган тел», диде Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
s-32 Ул халык санын алу бик мөһим, җаваплы чор булганын искәртте.
s-33 «Ил күләмендә татарларның саны кимемәсен иде дип теләр идем.
s-34 Үрчү сәләте ягыннан татар милләте болай да утрак, төпле гаиләле халык.
s-35 Безгә үзебезне саклап, яклап, рухи ныклыгыбызны танытып, төрле төбәкләрдәге милләттәшләребез белән ныклы элемтәдә бер айлык сынауны уңышлы үтәргә кирәк», диде.
s-36 Марат Әхмәтов Туган телләр елы кысаларында матур эшләргә өндәде.
s-37 «Комиссия эшчәнлегендә елны шулай итеп игълан итү безгә бик тупланып эшләргә ярдәм итте.
s-38 Татарстанда коронавирустан беренче прививканы 11 октябрьгә кадәр сәүдә үзәкләрендә ясатырга мөмкин.
s-39 Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә мобиль вакцинация пунктларының эш тәртибен аңлаттылар.
s-40 Моннан тыш, Covid-19 инфекциясеннән прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга мөмкин.
s-41 Әмма сәүдә үзәгендә вакцинация пунктына аерым керү урыны оештырылса, ул барлык теләүчеләр өчен эшне дәвам итәчәк.
s-42 Хәзер Татарстанда стационар һәм мобиль бригадалар өчен 163 вакцинация пункты эшли.
s-43 Ихтыяҗ булса, аларның саны арттырылачак.
s-44 Социаль челтәрдә Казанда Тукай урамында низаг вакытында билгесез кеше ир-атны юлга этеп чыгарган һәм аны автомобиль таптаткан.
s-45 Тикшерү ачыклаганча, бу хәл 5 октябрьдә кич булган.
s-46 Әлегә билгесез кеше 27 яшьлек ир-атны Skoda автомобиле тәгәрмәче астына эткән.
s-47 Хәзер имгәнгән кеше хастаханәдә ята.
s-48 «Үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
s-49 Хәзер тикшерүчеләр бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый, шулай ук ир-атны юлга этеп чыгарган кешене эзлиләр, дип хәбәр итте Россия Тикшерү идарәсенең Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
s-50 Татарстанда томан төшәчәк, күз күреме 500 метр яки кимрәк булырга мөмкин.
s-51 Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава торышы болытлы һәм коры булачак.
s-52 Җил көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана.
s-53 Түбән Каманың «Татнефть-поиск» эзләнү отряды вәкилләре Кырымда Хәтер вахтасында катнашып, сугыш вакытында һәлак булган Чиләбе кешесе Василий Архипович Ломановның җәсәден табалар.
s-54 Бүген Василий Ломановның туганнары һәм Чиләбе хакимияте вәкилләренә аның җәсәден тапшырдылар.
s-55 1942 елда Кырым Республикасының Владиславовка авылы янында һәлак булган Василий Ломанов тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Кыштым шәһәреннән.
s-56 Сугыш башлангач, шәһәрдә яшәүчеләр кебек үк, ул фронтка алына.
s-57 Аның фронт юлы турындагы мәгълүматларның күбесе югалган.
s-58 Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
s-59 Агымдагы елның сентябрендә Түбән Кама эзтабарлары Кырымнан килгән хезмәттәшләре белән берлектә сугыш узган урыннарда казу эшләре оештырган.
s-60 Һәлак булган сугышчының сөякләре янында медальоны да табылган, шуның буенча аның шәхесен ачыклый алганнар.
s-61 Чарада солдатның туганнары, Чиләбе өлкәсенең Кыштым шәһәре хакимияте вәкилләре, Түбән Кама предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.
s-62 Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Җиңү Монументына чәчәкләр куйдылар.
s-63 Әгерҗедә спортчы, Чечня Республикасы территориясендә хәрби конфликтта катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераны Антон Шушпанов вафат.
s-64 Кызганычка, төрле ярышларда күп тапкырлар җиңү яулаган район баһадиры пневмонияне җиңә алмады.
s-65 Аның белән хушлашу шимбә көнне сәгать көндезге 12дә Чапаев урамы, 5 йорт ишегалдында узачак.
s-66 Антон шат күңелле дус һәм иптәш, ышанычлы көрәштәш, намуслы хезмәттәш, гадел һәм яхшы кеше буларак истә калыр.
s-67 Бүген «Татар кызчыгы һәм татар малае 2022» мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.
s-68 Бәйгегә йомгак Кариев театрында ясалды.
s-69 Бәйге гыйнвар аенда башланган иде, Казанның балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6 - 7 яшьлек балалар өчен үткәрелде.
s-70 Татарстанның Гидрометеорология үзәге якындагы берничә көнгә һава торышын фаразлады.
s-71 Синоптиклар сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикада +23°С җылы булуын, ә ял көннәрендә салкыннар көтелүе турында хәбәр итә.
s-72 Чәршәмбе, 27 апрельдә, җылы тотрыксыз һава торышы сакланачак.
s-73 Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар да булырга мөмкин.
s-74 Көчле җил саклана, аның тизлеге секундына 15 - 20 метрга кадәр җитәчәк.
s-75 Төньяк һава агымнары республика өстеннән пәнҗешәмбе көнне 28 апрельдә узачак.
s-76 Яңгыр яву һәм яшен булу ихтималы саклана.
s-77 Фаразлар буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республикада һава торышы югары атмосфера басымы йогынтысында булачак.
s-78 Һава торышын өйрәнүче белгечләр сүзләренчә, сишәмбе, 26 апрельдә, Татарстан циклонның җылы секторында тотрыксыз һава массасында булачак.
s-79 Явым-төшем көтелми.
s-80 Моңа кадәр республиканың Гидрометеоүзәге Татарстан халкын яшенләр көтелүе һәм көчле җил турында кисәткән иде.
s-81 Төнлә бераз яңгыр яварга мөмкин, ләкин көндез һәм кичен яшенле яңгыр көтелә.
s-82 Җилнең көче секундына 15 - 20 метр булыр дип фаразлана.
s-83 Азнакайның Яңа юл бистәсендәге күп функцияле үзәктә биредә туып-үскән Рамил Фәттаховның фотокүргәзмәсе тәкъдим ителгән.
s-84 Рамил Фәттахов үзенең фотоларында һәр мизгелне чагылдырган.
s-85 Үзебезнең тәбигать, кешеләр, аларның эчке кичерешләре, тарихыбыз, йолаларыбыз - барысы да фотода.
s-86 Бу турыда «Маяк» газетасы хәбәр итә.
s-87 Күргәзмә 10 майга хәтле эшләвен дәвам итәчәк.
s-88 Согуд Гарәбстаны рәсми рәвештә игълан итүенчә, быел бөтен дөньядан 1 млн кеше хаҗ кыла алачак.
s-89 Россиядән 11318 кеше Хаҗга бара алачак.
s-90 Быел Хаҗга бару өчен алдан түләү 2500 $ тәшкил итә.
s-91 Юлламаларның төгәл бәясе соңрак мәгълүм булачак, дип хәбәр итә Россия мөселманнары шурасы матбугат хезмәте.
s-92 Быел хаҗга яше 65тән артмаган кешеләр бара алачак.
s-93 Шулай ук үзең белән коронавируска каршы прививка ясатылган сертификат һәм ПЦР-тест булырга тиеш.
s-94 Монда үз милләтләренең асыл егетләре җыелган.
s-95 «Казан утлары» ның йөз еллыгы белән төрки дөньяның дуслыгын исбатладык.
s-96 Язучылар - милләтнең йөзек кашы.
s-97 Искә алып, чын күңелдән котлыйбыз.
s-98 Моннан 22 ел элек «Әбекәемнең күргәннәре» дип аталган язмадан башланган иҗат юлыма сезнең белән аяк бастым.
s-99 Рәфгать абый (урыны җәннәттә булсын!): «Язмаң бигрәк ошады, тагын яз», дигәч, газетага язгалый башладым.
s-100 Аннан туктап булмады.
s-101 Барлык язмаларымны да бастырып килдегез.

Text viewDownload CoNNL-U